news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары шигърият кичәсенә әзерләнә

Программада җыр-биюләр, татар шагыйрьләре иҗаты һәм тормыш юлы белән танышырга мөмкин.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Киләсе якшәмбедә, ягъни 21 апрель көнне, Краснодар татарлары Татар шигърияте кичәсе уздырачак. Бу хакта җирле татарларның "Булгар-К" оешмасы хәбәр итә. 
 
Кичәгә килүчеләр татар шагыйрьләренең тормыш юлы, иҗаты белән таныша алачак. Шулай ук җырлы-биюле программа һәм чәй табыны да әзерләнәчәк, диелә хәбәрдә. 
 
Шимбә көнне исә, гадәттәгечә, татар һәм гарәп телләрен өйрәнергә мөмкин. Шулай ук берлек каршында оешкан "Мирас" оста куллар клубы да атна саен мастер-класслар уздыра. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100