Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Краснодар татарлары «Саламат» бәйрәменә чакыра
Чарада милли уеннар, бәйгеләр, көрәш буенча осталык дәресе, бәйрәм концерты булачак.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы 30 октябрь көнне «Саламат» бәйрәмен оештыра.
«Чарада милли уеннар, бәйгеләр, көрәш буенча осталык дәресе, бәйрәм концерты булачак. Кунаклар учакта пешкән плов һәм татар камыр ризыкларыннан авыз итә алачак», — дип хәбәр итә Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы үзенең Инстаграм аккаунтында.
Бәйрәм Кубань ярында 12.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Саламат — мул уңыш өчен җиргә рәхмәт әйтү бәйрәме. Ул уңыш җыюдан соң үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз