news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар татарлары Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә оештыра

Краснодар шәһәрендә 17 февраль көнне шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган «Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып» дип аталган әдәби кичә үтәчәк. Бу хакта «Булгар-К» Краснодар төбәге татар җәмгыяте ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Чара 17.00 сәгатьтә, Краснодар шәһәренең Красноармейская урамы, 53 йорт адресында оештырыла.

Әдәби кичәдә катнашырга, шигырьләр укырга теләүчеләрне эзлибез, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot