news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар татарлары «Мирас» кул эшләре клубының 7 еллыгын билгеләп үтте

Краснодар татарлары иҗади мастер-класста «Мирас» кул эшләре клубының 7 еллыгын билгеләп үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 февральдә «Болгар-к» Татар җәмгыяте» Краснодар төбәк иҗтимагый оешмасының «Мирас» кул эшләре клубында, «Иҗтимагый-мәгълүмат үзәге» муниципаль казна учреждениесенең Краснодар шәһәре Милли мәдәниятләр үзәгендә мастер-класс узды.

Төрле буын кешеләре берничә сәгать эчендә тәлинкәләргә бизәк төшерде, төрле эшләнмәләрне бизәү вариантлары белән танышты. Барлык эшләр дә төрле һәм индивидуаль булып чыкты. Мастер-класста катнашучы һәркемгә тартмага салынган әзер эшләнмә тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot