news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар татарлары милли бизәнү әйберләре ясау буенча осталык дәресенә чакыра

Теләгән һәр кеше татар брошкасы ясарга өйрәнә алачак.

Краснодар татарлары милли бизәнү әйберләре ясау буенча осталык дәресенә чакыра
Владимир Васильев

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы иртәгә, 15 май көнне, төбәктәге татарлар өчен милли зәркән бизәнү әйберләре ясау буенча осталык дәресе уздыра.

«Краснодардагы „Мирас“ клубы татар халкының зәркән бизәнү әйберләрен ясау белән шөгыльләнә. Теләгән һәркем татар брошкасы ясарга өйрәнә алачак», — диде Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мастер-класс иртәгә 11 сәгатьтә Краснодар шәһәренең Красноармейская урамындагы 53 йортта урнашкан Милли мәдәниятләр үзәгендә була.  


news_right_1
news_right_2
news_bot