Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Краснодар татарлары мөхәррәм аена багышланган мәҗлес үткәргән
Мәҗлестә мөхәррәм аеның кыйммәтләре, бу айның вакыйгалары турында сүз барган.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар крае татарларының «Болгар-К» татар оешмасы «Мөхәррәм аеның кыйммәтләре» дигән мәҗлес оештырган.
«Мәҗлес узган якшәмбедә булды. Анда килүчеләр мөхәррәм аеның кыйммәтләре, бу айдагы вакыйгалар турында фикер алышты. Мәҗлестә викторина да үткәрдек, җиңүчеләргә призлар тапшырдык», — диде Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул шулай ук мәҗлеснең әһәмиятен билгеләп узды. «Мондый чаралар безнең өчен бик мөһим. Чөнки бергә булганда, без яңа белем туплыйбыз тәҗрибә белән уртаклашабыз. Катнашучыларга бик зур рәхмәт», — диде ул.
Мөхәррәм ае мөселман календаренең беренче ае санала. Мөхәррәм ае керү белән мөселманнарның яңа елы башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз