news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары лидеры: Татарстаннан күчеп килгән татарлар бездә озакка калмый

Роман Динисламов фикеренчә, татарларның Татарстанга кире кайтуында Краснодар крае климатының да өлеше бар.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов Татарстаннан күчеп килгән татарларның Краснодар краенда озак тормавын, кире Татарстанга күчеп китүләрен әйтте.

«Безгә соңгы 20 елда башка төбәкләрдән халык күпләп күченеп килә. Дөрес, Татарстаннан күчеп килүчеләр берничә ел бездә яши дә, соңыннан кире Татарстанга китә. Тормыш сыйфаты буенча Краснодар крае белән Татарстан бертигез, дип уйлыйм. Шуңа күрә халык бу ике яхшы төбәкне алыштыруның мәгънәсен күрми», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Роман Динисламов фикеренчә, татарларның кире күчеп китүе климатка да бәйле булырга мөмкин.

«Бездә эссе һәм дымлы һава. Мондый һава торышына ияләнергә дә кирәк бит әле. Җәй көне шундый эссе була, хәтта төнлә йокыга китүе кыен. Астма яки башка шундый сулыш авырулары белән интегүчеләргә бездә бик авыр», — дип уйлый «Болгар-К» татар оешмасы җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100