news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар татарлары каз өмәсенә әзерләнә

Милли чарага килүчеләрне конкурслар, күргәзмәләр, театральләштерелгән тамаша көтә.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Краснодарда яшәүче татарлар каз өмәсенә әзерләнә. Әлеге вакыйга 18 ноябрь көнне узар дип көтелә. Бу хакта җирле милләттәшләребезнең "Булгар-К" оешмасы хәбәр итә. 
 
Милли бәйрәмгә килүчеләр өмәнең тарихы белән якыннанрак таныша алачак. Шулай ук кунакларга театральләштерелгән чара, кызыклы конкурслар тәкъдим ителәчәк. Кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештыру, бәйрәм табыну әзерләү дә күздә тотыла, диелә хәбәрдә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot