Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Краснодар татарлары җитәкчесе: Татар теле дәресләренә яшьләр аз йөри
Краснодарда яшәүче татарлар өчен дәресләр һәр шимбә һәм якшәмбе көнне бушлай уза.
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар җәмгыяте оештырган татар теле дәресләренә яшьләр аз йөри, ди җәмгыятьнең рәисе Роман Динисламов.
«Ел башыннан яшьләр өчен татар теле дәресләрен башлап җибәрдек. Әлегә яшьләр күп йөри дип әйтмәс идем. Барлыгы 10 бала. Ләкин укучылар саны арта бара. Шалтыратып, дәресләргә язылалар. Без үткәрә торган татар гаиләсенә багышланган семинарлар татар теленә карата кызыксынуны арттыра», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Роман Динисламов сүзләренчә, Краснодарда яшәүче яшьләр өчен дәресләр һәр шимбә һәм якшәмбе көнне бушлай уза. Дәресләрне татар теле укытучысы Раилә Яриәхмәтова укыта.
«Безнең өчен рәсми рәвештә укыту мөһим булды. Хәзер дәресләр муниципаль оешмада уза», — диде «Болгар-К» татар җәмгыяте рәисе.
Баланы татар теле дәресләренә яздыру өчен җәмгыятьнең Инстаграм битендәге сылтама буенча кереп язылырга һәм форманы тутырырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз