news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары җитәкчесе төбәктә татарлар саны артуын әйтте

«Нигездә татарлар Татарстаннан түгел, ә башка җирләрдән килә», — ди Роман Динисламов.

Краснодар татарлары җитәкчесе төбәктә татарлар саны артуын әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов төбәктә татарлар саны артуын әйтте.

«2002 һәм 2010 еллардагы җанисәп нәтиҗәләренә карасак, Краснодар краенда 26 мең тирәсе татар яши. Ә Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 40 меңләп татар теркәлгән. Бу ике ел элек исәпләнгән саннар. Хәзер бәлки 50 меңгә дә тулгандыр», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Роман Динисламов сүзләренчә, татарлар күбесенчә Татарстаннан түгел, ә башка төбәкләрдән күчеп килә.

«Шунысы кызык, нигездә татарлар Краснодар краена Татарстаннан түгел, ә башка җирләрдән килә. Бөтен урыннардан күченәләр, Татарстаннан гына түгел. Дөрес, андыйлар да бар. Татарстаннан күчеп килүчеләр берничә ел бездә яши дә, соңыннан кире Татарстанга китә. Шундый берничә гаиләне беләм», — диде «Болгар-К» оешмасы җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100