news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары җитәкчесе ни сәбәпле төбәктә татар мәктәпләре булмавын аңлатты

Роман Динисламов фикеренчә, татар мәктәбенә укучылар туплау кыен булыр иде. 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов төбәктә ни өчен татар мәктәпләре булмавын аңлатты.

«Татар мәктәбенә балалар туплап бетереп булмас иде. Шуңа да Краснодар краенда татар мәктәпләре юк. Бездә мәктәпләр дә күп түгел. Шуңа күрә сыйныфлар әллә ничә хәрефле, санлы. Алфавиттагы һәр хәреф икешәр тапкыр кабатлана. Кызым укый торган сыйныф 3 „Б-2“ дип атала. Димәк 3 „Б“ һәм шуңа өстәмә „Б-2“ сыйныфы бар», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Роман Динисламов сүзләренчә, мәктәпләр халык Краснодарга күпләп күченгәнгә җитеп бетми.

«Районнар шуның хәтле тиз үсә. Бер карыйсың — тигезлек, ярты елдан шул урыннан үткәндә күз салсаң — йортлар калкып чыккан. Халык арта, мәктәпләр төзергә җитешмиләр. Сүз дә юк, аларны төзиләр. Ләкин төзелеш процессы, халык агымыннан бераз калыша», — ди ул.

Аның әйтүенчә, мәктәптә татар телен өйрәнү мөмкинлеге булмаганлыктан, Краснодар краенда яшәүче татарлар өчен якшәмбе мәктәпләре эшли. Анда дәресләр һәр шимбә һәм якшәмбе көнне бушлай уза. Дәресләрне татар теле укытучысы Раилә Яриәхмәтова укыта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100