news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары җитәкчесе: Мәйданга буш вакыты күп булган балалар чыга

Роман Динисламов фикеренчә, яшьләрне кирәкле һәм файдалы шөгыль белән тәэмин итәргә кирәк.

Краснодар татарлары җитәкчесе: Мәйданга буш вакыты күп булган балалар чыга
Солтан Исхаков

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мәйданнарга бернәрсә белән дә мәшгуль булмаган укучылар чыга, дип саный Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы җитәкчесе Роман Динисламов.

«Мәйданнарга кемнәр чыга? Бернәрсә дә аңламаган, буш вакытлары күп булган мәктәп укучылары. Бернәрсә белән дә мәшгуль булмагач, шуның ише масскаүләм чарларга кушылалар. Безнең максат — балаларны һәрвакыт кирәкле эш белән мәшгуль итү. Аларның башында дөрес, файдалы мәгълүмат булырга тиеш. Шуңа күрә семинар, дәресләр үткәрәбез дә инде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Роман Динисламов әйтүенчә, «Болгар-К» татар оешмасы үткәрә торган гаиләгә багышланган семинарларда балалар гаилә кыйммәтләре белән дә таныша ала.

«Балаларның да төрлесе була. Кайберләре өлкәннәр белән дә бик үк әхлаклы булмаска мөмкин. Шуңа күрә аларга әдәп, әхлакның нәрсә икәнен кечкенәдән аңлатырга кирәк. Без үткәрә торган татар гаиләләренә багышланган семинарларда сүз өлкән буынны, ата-анаңны хөрмәт итү, кайгырту һәм башка рухи-әхлакый кыйммәтләр турында бара», — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы «Семь „Я“ — минем гаилә» программасы кысаларында гаиләгә багышланган очрашулар уздыра. Киләсе семинар гаиләдә әбиләрнең роленә багышланачак. 14 март көнне узачак җыенда 90 яшьлек әбинең дә катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100