news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар татарлары «Йолдызлы яз» бәйрәм концертына чакыра

10 март көнне Краснодар шәһәрендә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Йолдызлы яз» бәйрәм концерты узачак. Бу хакта «Краснодар татарлары» төркеме социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Концертка телге булган һәркемне чакыралар. «Сезнең өчен кызыклы программа әзерләнгән. Җәмгыятебез активистлары һәм чакырылган коллективлар катнашында күпмилләтле концерт программасы, татар күргәзмәсе, матур, сөйкемле хатын-кызларыбызыны котлау һәм ахырда татар дискотекасы. Безнең бәйрәмгә килегез!» – диелгән әлеге хәбәрдә.

Бәйрәмгә керү ирекле. Концерт 10 мартта 14: 00 сәгатьтә Красноармейская урамы, 53 нче йорт, актлар залында, Милли мәдәниятләр үзәгендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot