news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары Халыклар бердәмлеге көнендә татар мәдәниятен таныткан

Кунакларга татар милләтенә багышланган күргәзмә, мәдәни программа тәкъдим ителгән.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Краснодар шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез Халыклар бердәмлегенә багышланган мәдәни чарада катнашкан. Бу хакта җирле татараларның "Булгар-К" берләшмәсе хәбәр итә.
 
Пушкин исемендәге мәйданда Татар милли-мәдәни үзәге татарфыннан татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә оештырылган. Биредә кунакларга татар милли костюмнары, милли ризыклар, кул эшләнмәләре тәкъдим ителгән. Күпләр милли баш киемнәреннән фотосурәткә дә төшкән. 
 
Кунаклар төрле милләт биюләрен тамаша кылып кына калмыйча, кушылып биегән дә, диелә хәбәрдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100