Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Краснодар татарлары гаиләдә әниләрнең роленә багышланган семинар оештырган
Әлеге чара төрле милләт вәкилләренә карата стереотипларны бетерү һәм яшь буынның социаль активлыгын үстерү өчен үткәрелә.
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Краснодар өлкәсенең «Болгар-К» татар җәмгыяте «Гаиләдә әниләрнең роле» дигән темага беренче семинарын үткәрде. Бу хакта Краснодар татарлары оешмасының инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.
Программа милли үзенчәлекләрне, мәдәниятне саклап калуга, милләтара, этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, җәмгыятьтә гаиләнең абруен һәм ролен арттыруга юнәлдерелгән. Аның нигезенә Россия җәмгыятенең төп илкүләм кыйммәтләре салынган.
Әлеге программа Россия халкының рухи-әхлакый кыйммәтләре һәм тарихи традицияләре нигезендә бердәм мәдәни даирәне саклау, Россиянең милли иминлек һәм территориаль бөтенлеге факторы буларак, халыкның мәдәни һәм рухи потенциалын үстерү һәм тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, мәдәни кыйммәтләргә үтемлелекне тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.
Программаның төп максаты — гражданнарның рухи-әхлакый үсеше өчен шартлар булдыру, гаилә абруен күтәрү, гаилә функцияләрен (репродуктив, тәрбия, тормышны саклау, икътисади, социомәдәни) тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру, башка милләт вәкилләренә карата стереотипларны бетерү, иҗади сәләтләрне үстерү, иҗади индивидуальлекне ачу һәм яшь буынның социаль активлыгын үстерү, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз