news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары «Әбиләр чуагы» бәйрәме оештырган

14 октябрьдә Краснодарда «Әбиләр чуагы» татар мәдәнияте бәйрәме узган. Бу хакта Краснодар татарлары җәмгыятенең ВКонтакте социаль челтәрендә «Краснодар татарлары» сәхифәсе хәбәр итә.

Безнең татар җәмгыятендә көз бәйрәме — өлкән буын өчен иң якты, төсле һәм игелекле чараларның берсе. Тамашачыларны җәмгыятебез активистлары башкаруындагы концерт номерлары сөендерде. Өлкәннәр мондый игътибар билгесенә битараф калмады. Татар җырларын рәхәтләнеп җырладылар, зур яшьтә булуларына карамастан, биеделәр, диелә хәбәрдә.

«Краснодар татарлары» язганча, бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам иткән. Һәммәсе дә эчкерсез әңгәмәләрне сагынган, чәй артында озаклап аралашканнар, җырлашып утырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100