news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар татар җәмгыяте хуҗабикәләре Сабан туе кунакларын милли ризыклар белән сыйлады

9 июльдә Краснодар татарлары Сабан туен билгеләп үтте. Бу турыда Краснодар татарлары «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Әлеге атама инде уртаклык исемгә әверелде кебек. Ниндидер шау-шулы күңел ачу хакында сөйләшкәндә һәркемнең бу сүзне ишеткәне булса да, аның «сабан бәйрәме» булуын бик азлар беләдер. Икенче төрле әйткәндә, кем тырышып эшләсә – шул әйбәт ашый да», дип аңлата Краснодар татарлары.

Бәйрәмдә Краснодар татар җәмгыятенең алтын куллы хуҗабикәләре күп кенә традицион тәм-томнар әзерләгән, алар арасында татар халкының милли ризыгы – өлеш тә бар иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot