news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Краснодар спортчылары Татарстанда Көрәш буенча Дөнья Чемпионатында катнашачак
21-23 июнь көннәрендә Татарстанда билбау көрәше буенча Дөнья Чемпионаты узачак.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). Краснодар көрәшчеләре 23 июнь көнне Татарстанның Саба районы Мингәр Сабан туе кысаларында узачак Көрәш буенча Дөнья Чемпионатында катнашачак. Бу хакта җирле Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Көрәш буенча функционер Адель Конеев фикеренчә, алар бу ярышларда катнашып кына калмый, ә халыкара дәрәҗәдә ярышларны оештыру тәҗрибәсен дә өйрәнә.
"Краснодар вәкилләренең мондый ярышларда катнашуы җирлектә төрле яшьтәге кешеләрдә көрәш белән шөгыльләнү теләге тудыра. Краснодар крае бу спорт төрен үстерүче төбәкләр исемлеген тулыландырыр", - ди Адель Конеев.
- Билгеле булганча, 21-23 июнь көннәрендә Татарстанда билбау көрәше буенча Дөнья Чемпионаты узачак. Анда 30 илдән килгән спортчылар 9 үлчәмдә ярышачак. Шулай ук 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында да бүләкләр уйнату күздә тотыла.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Автономия татар г. Краснодара (@avtonomia_tatar_krasnodar)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2