news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар шәһәренең Милли мәдәниятләр үзәгендә "Татар туе йоласы" күрсәтелде

Театральләштерелгән кичәгә килүчеләр, татар халкының "Туй уздыру йоласы" белән якыннан танышып, күреп һәм аның кунаклары булып киттеләр.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Краснодар шәһәренең Милли мәдәниятләр үзәгендә "Татар туе" узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Театральләштерелгән кичәгә килүчеләр, татар халкының  "Туй уздыру йоласы" белән якыннан танышып, күреп һәм аның кунаклары булып киттеләр.

Кыз белән егет, танышып, гаилә корып җибәргәнче булган вакыйгаларны Краснодардагы милләттәшләребез Элвина Хәйруллина белән Лилия Гафарова фотосурәткә төшереп алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot