news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар шәһәрендә өлкәннәр көненә багышланган “Әбиләр чуагы” кичәсе узды

Бәйрәмнең төп максаты – яшьләрнең өлкәннәргә булган хөрмәтен күрсәтү.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов) 1 октябрь көнне Краснодар шәһәренең Милли мәдәниятләр үзәгендә өлкәннәр көненә багышланган “Әбиләр чуагы” исемле кичә узды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Әбиләр чуагы”ның алып баручысы Илнур Нурмиев хәбәр итте.

Краснодар шәһәренең татар җәмгыяте активистлары ярдәмендә “Әбиләр чуагы” бик кызыклы һәм төрле концерт номерларына баетылган кичәгә әйләнгән. “Болгар – К” оешмасында танылган җырчы Ранил Гайфуллин “Татар теле” һәм “Туган як” исемле җырларын башкарган. “Сударушка” коллективы милли бию белән, ә Лина Абдулова “Щелкунчик” балетыннан бер өзек белән килгән кунакларны сөендерә алган. Рида Колотова һәм Гүзәл Ахмәтова “Әпипә” көе белән әбиләрне биетә һәм кичәне җанландырып җибәрә алганнар.

Килгән кунаклар чәй һәм татар милли ризыкларыннан авыз итә алган. Алай гына да түгел, оештыручылар тәнәфес вакытларында әбиләргә чәйнең сихәте һәм тарихы турында мәгълүматны яңартканнар.

“Әбиләр чуагы” 1 октябрьгә туры килгәнгә, бәйрәмнең төп максаты – яшьләрнең өлкәннәргә булган хөрмәтен күрсәтү. Бу хакта Илнур Нурмиев: “Бәйрәмдә без өлкәннәргә булган хөрмәтебезне күрсәтергә тырыштык. Оештыручылар да, алып баручылар да, җырчы-биючеләр дә, нигездә, яшьләр иде. “Әбиләр чуагы”на барлыгы 30 әби килде”, - дип сөйләде ул.

Краснодар краеның татар җәмгыятенең “Болгар-К” исемле төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы татар телен, мәдәниятен саклап калуга багышланган чараларны еш уздыра. Мәсәлән, һәр шимбә көнне алар бергә җыелып татарча җырлар һәм биюләр өйрәнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100