Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Краснодар шәһәренең «Булгар-К» татар җәмгыятендә «Нардуган» бәйрәме булды
Краснодар шәһәрендә «Китап йорты» арт-резиденциясендә якынча 200 укучы, яшүсмер һәм студент «Нардуган» борынгы бәйрәме белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбрә итә.
Сәхнәдә Әмир Ишкәев һәм Ләйлә Гарипова, таҗик җәмгыятеннән бәйрәм кунагы Еров Сомон, «Энҗе» бию коллективы, кунаклар – Краснодар дәүләт мәдәният институты студентлары чыгыш ясады.
Концерт программасыннан соң «көянтә белән йөгерү» , «йомырка белән йөгерү», «аркан тартышу» ярышлары, татар көрәше булды. Анда һәр катнашучы кыйммәтле бүләк һәм грамота алды. Иң күңеллесе финалда булды, анда татар халкының камыр ризыклары белән сыйландылар. Чара Краснодар шәһәре администрациясе ярдәме белән җирле бюджет акчасыннан субсидияләр кулланып үткәрелде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз