news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар шәһәрендәге татар җәмгыяте Корбан бәйрәме уздырган

Краснодарда кичә «Болгар-К» татар җәмгыяте Корбан бәйрәме оештырган. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Краснодар крае Милли мәдәниятләр үзәге хәбәр итә.

Банкетлар залына йөздән артык татар һәм башкорт җыелган. Дини йолаларны үтәп, дога кылганнан соң кунаклар бәйрәм табыныннан ризык авыз иткән.

Сарык итеннән төрле тәгам тәкъдим ителгән, игътибарны аеруча да өчпочмак һәм бәлешләр җәлеп иткән.

«Корбан бәйрәме ул — беренче чиратта, ярдәмгә мохтаҗ булганнарны искә төшерү, — ди «Булгар-К» Төбәк татар җәмгыяте рәисе Роман Динисламов. — Без булган байлыкларыбыз өчен шатлык һәм рәхмәтләребезне уртаклашу максатыннан өстәл тирәсендә берләшәбез».

news_right_1
news_right_2
news_bot