news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар Сабан туена бер айдан да аз вакыт калды

Быел милли бәйрәм бу төбәктә 21нче тапкыр үткәреләчәк.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Краснодар шәһәрендә узачак Сабан туена бер айдан да азрак вакыт калып бара. Быел анда яшәүче милләттәшләр татар халкының милли бәйрәмен 13 май көнне билгеләп үтәргә планлаштыра. Бу хакта Краснодар краеның "Булгар-К" татар берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Бәйрәмгә әзерлек һәр пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак. Сабан туена әзерлек эшләрендә теләге булган һәр кеше катнаша ала, диелә хәбәрдә. 
 
Мәгълүм булганча, 2017 елда Сабан туе Краснодарда 20нче  тапкыр үткәрелде. Яз һәм хезмәт бәйрәме ел саен 250-300ләп милләттәшебезне үзенә җыя. Анда Татарстанның һәм Башкортстанның танылган артистлары чыгыш ясый. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot