news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар районында җир тетрәгән

Үзәге 10 чакрым тирәнлектә булган җир тетрәү очрагы 8.27 сәгатьтә теркәлгән.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген 8.27 сәгатьтә Краснодар краенда 4,6 магнитудалы җир тетрәү очрагы теркәлгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының крайдагы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүмат буенча, җир асты тетрәүләре 10 чакрым тирәнлектә – үзәге Туапсе районының Небуг белән Нефтегорск бистәләре арасында тауларда булуы теркәлгән; Туапсе, Апшерон районнарында, Сочи һәм Горячий Ключта аның йогынтысы сизелгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot