news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар өлкәсендә Сириядә һәлак булган Рәфәгать Хәбибуллинга һәйкәл куелды

Рәфәгать Хәбибуллин 20 елдан артык Кореновск шәһәрендәге вертолет полкында хәрби хезмәттә иде.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Краснодар өлкәсе Кореновск шәһәрендәге 3 номерлы мәктәптә Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинга һәйкәл куелды. Бу хакта өлкә губернаторы Вениамин Кондратьев социаль челтәрләрдәге аккаунтында хәбәр итте.

"Безнең край 20 ел буе Хәбибуллинның туган аэродромы булды. Ул базасы бездә урнашкан 55нче Севастополь вертолет полкында хезмәт итте. 2016 елның 8 июлендә полковник Хәбибуллин Сириядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Кореновскта аның исеме белән урам һәм мәктәп аталды. Рәфәгать Хәбибуллин - хәрби дан һәм Ватанга тугрылык мисалы. Мәңгелек дан", - дип яза Вениамин Кондратьев. 

news_right_1
news_right_2
news_bot