Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Краснодар краенда Су-25 һәлакәте вакытында һәлак булган очучы егет Татарстаннан булган
Очучы Тимур Хисмәтуллин Краснодар краенда күнекмә очышы үткәргәндә һәлак булган. Аның очкычы Азов диңгезе акваториясендә ярга якын урында һәлакәткә очрады. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га булачак очучы укыган мәктәптә расладылар.
Әлмәтнең 17 нче мәктәбенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә фаҗига турында хәбәр урнаштырылган. Хисмәтуллин бу мәктәпне 2014 елда тәмамлаган.
«2023 елның 17 июлендә күнекмә очышы вакытында безнең мәктәпнең иң батыр, иң нык, иң игелекле һәм көләч чыгарылыш укучыларының берсе, Су-25 очучысы Хисмәтуллин Тимур Самат улы һәлак булды (2014 ел чыгарылышы). Тимур безнең горурлыгыбыз булды һәм мәңгегә шулай, күп кенә егетләр өчен үрнәк булып калачак! Хәтерлибез! Яратабыз! Кайгырабыз! Тимурны Әлмәттә җирләячәкләр. Хушлашу мәрасиме турында мәгълүмат соңрак биреләчәк», – диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, 17 июльдә Краснодар краенда Су-25 очкычы Азов диңгезе акваториясенә суга төште.
Хисмәтуллин Тимур укыган мәктәптә җирләү датасы әлегә билгеле булмавын хәбәр итәләр, аның мәетен туган ягына әле алып кайтмаган булулары ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз