news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар краенда 4,5 баллы җир тетрәү булган

Краснодардан 29 км көньяк-көнбатыштарак 4,5 баллы җир тетрәү булган. Бу хакта Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге (EMSC) хәбәр итә.

Үзәктән алынган мәгълүматларга караганда, җир тетрәү чыганагының тирәнлеге 10 километр тәшкил итә.

Җирле халык төшергән кадрларда табигать казасы аркасында люстралар селкенүе күренә. Зыян күргән кешеләр һәм биналар турында әлегә мәгълүмат юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot