news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар крае мөселманнары махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм тапшырды

Краснодар краеның Сочи шәһәре мөселманнары дини оешмасы чираттагы тапкыр махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәмгыять рәисе һәм Сочи шәһәре мөселманнары дини оешмасы советы әгъзасы Наил Шакиров, Краснодар крае «Запастагы офицерлар союзы» иҗтимагый оешмасының Адлер вәкиллеге җитәкчесе, СССР һәм Россия Кораллы көчләренең отставкадагы полковнигы Рәшит Заһиров Мариупольск Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Наил Коләхмәтовка дини әдәбияты, поход намазлыклары һәм башка кирәкле әйберләрне тапшырдылар.

Наил Шакиров махсус хәрби операция шартларында да мөселманнарның намаз укырга тырышуларын билгеләп үтте һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100