Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Краснодар халкын токмач, чәкчәк һәм өчпочмак әзерләргә өйрәтәләр
20 ноябрьдә Краснодарда Татар мәдәнияте көне уза.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Краснодарда Татар мәдәнияте көннәре кысаларында традицион татар ашларын пешерергә өйрәтәчәкләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Болгар-К «Краснодар төбәк иҗтимагый оешмасы» активистлары токмач, чәкчәк һәм өчпочмак кебек милли ризыклар буенча мастер-класслар үткәрә. Алар шулай ук тәм-томнардан авыз итәргә дә тәкъдим итә.
Кубань башкаласында Татар мәдәнияте көне икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел аны оештыручылар белән бергә бәйрәмдә 200дән артык кеше катнашкан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз