Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 10 метр биеклектән эшче егылып төшкән өчен кран машинистын хөкем итәчәкләр
Эшче утырган люлька 10 метр биеклектән егылып төшкәннән соң кран машинисты суд каршына басачак.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 3 мартта Алабуга районындагы предприятиеләрнең берсендә подряд эшләре вакытында кран-манипуляторның 24 яшьлек машинисты монтаж люлькасында эшчене 10 метр биеклеккә күтәргән. Кранчы барлык механизмнарның төзеклеген тикшермәгәнгә күрә, люлька ычкынып киткән һәм эшче, җиргә егылып төшеп, авыр тән җәрәхәтләре алган.
Куркынычсызлык таләпләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылды. Материаллар судка җибәрелгән инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз