Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Краков шәһәрендәге мәйданда 24 яшьлек ир-ат алты кешене атып үтергән
24 яшьлек ультрауң идеологиясе тарафдары Краков үзәгендәге мәйданда атыш оештырган, нәтиҗәдә алты кеше һәлак булган. Тагын 12 зыян күрүче авыр хәлдә, дип хәбәр итә Польша ведомстволары һәм матбугат чаралары хәбәрләренә таянып, ТАСС. Һөҗәм вакытында Россия гражданкасы яраланган.
Һөҗүм итүче номерсыз машинадан аткан. Соңыннан ул качарга теләгән, ләкин башка автомобильгә бәрелгән. Көч структуралары хезмәткәрләре аңа җиде тапкыр аткан. Шикләнелүчене хастаханәгә китергәннәр һәм операция ясаганнар, аның хәле тотрыклы, дип бәяләнә.
Польша премьер-министры Дональд Туск хәбәр иткәнчә, тоткарланучының өендә өч мәет табылган – ике хатын-кыз һәм ир-ат мәетләре.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз