news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КПРФтан кандидат Татарстан Рәисен сайлауда тәкъдим ителү өчен документлар тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә Хафиз Миргалимовны Республика Рәисе вазифасына тәкъдим итү өчен документлар тапшырылды. Кандидатны КПРФ партиясенең төбәк бүлеге тәкъдим итте. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык документлар сайлау законнарында билгеләнгән вакытта тапшырылган. Документларны тикшергәннән соң ТР Үзәк сайлау комиссиясенең эшче төркеме кандидатка сайлауга кабул итү турында язмача раслау кәгазе биргән.

Хәзерге вакытта кандидатлар тәкъдим итү этабы дәвам итә. Ул 11 июльдә 18:00 сәгатьтә тәмамланачак. Киләсе этап – кандидатларны теркәү. Бу этап өчен муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарыннан 384 депутатның (шуларның кимендә 96сы – муниципаль районнардан һәм шәһәр округларыннан) имзалары тәкъдим ителергә тиеш.

Исегезгә төшерик, ТР Рәисен сайлаулар 14 сентябрьдә узачак. Республика лидерын сайлаудан тыш, бу көнне ТР Дәүләт Советына 18нче номерлы Мәләкәс сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар булачак һәм 7,6 меңнән артык муниципаль депутат сайланачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, ЛДПР партиясенең Татарстан бүлеге үз кандидатурасын сайлаган һәм ТР Рәисен сайлауга сәяси партиянең төбәк бүлеге координаторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыповны тәкъдим иткән. КПРФ партиясенең Татарстан бүлеге үз лидерының – Хафиз Миргалимовның кандидатурасын, ә Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе төбәк бүлеге идарәсе рәисе Виталий Смирновны тәкъдим итте. «Бердәм Россия»дән исә сайлауга Татарстан Республикасының гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot