Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КПРФның Татарстан бүлеге вәкиле БДИ һәм түләүле медицинаны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә
Бүген КПРФның Татарстан Республика комитеты беренче секретаре, Татарстан Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов түбән керемле кешеләр өчен махсус кибет ачарга, БДИ һәм түләүле медицинаны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Казанда КПРФның Татарстан төбәк бүлеге комитеты һәм контроль-ревизия комиссиясенең IV уртак пленумы узды.
«Фәкыйрьләр өчен махсус кибет ачарга кирәк, анда товар җитештерүчеләр продукцияне өстәмә кыйммәткә салымнан башка һәм табигый продуктлар гына сатачак. Сатып алу сәләтен исәпкә алырга кирәк, чөнки тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты пенсия белән хезмәт хакына бәйле», - диде ул.
Миргалимов шулай ук мәктәпләрдә БДИны һәм түләүле медицинаны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте.
Очрашуда КПРФның Татарстан төбәк бүлегенең XXVII хисап-сайлау конференциясенең өченче этабы материаллары расланды, шулай ук 2024 елның 14 сентябрендәге сайлауга кагылышлы башка мәсьәләләр каралды. ТР Рәисен сайлауда КПРФның Татарстан төбәк бүлегеннән кандидат исеме 29 июньдә Казанда узачак очрашуда билгеле булыр дип көтелә, очрашу 11.00 сәгатьтә башлана.
Татарстан Республикасында рәсми рәвештә Рәис вазифасына кандидатлар күрсәтү этабы башланды. Төбәк башлыгын сайлау 2025 елның 14 сентябренә билгеләнгән. Закон нигезендә, анда бары тик сәяси партияләрнең вәкилләре генә катнаша ала - үз-үзеңне тәкъдим итү каралмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз