news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КПРФның Татарстан бүлеге: Без Татарстан Рәисен сайлауда катнашырга бурычлы

Бүген Казанда КПРФның Татарстан төбәк бүлеге комитеты һәм контроль-ревизия комиссиясенең IV уртак пленумында катнашучылар КПРФның Татарстан төбәк бүлегеннән ТР Рәисе вазифасына кандидатура тәкъдим итү мәсьәләсе хакында фикер алышты.

«Бүгенге көндә иң төп мәсьәлә – Татарстан Рәисе вазифасына кандидатура күрсәтү. Үзәк комитет президиумы берничә кандидатураны карады. Бүген без әлеге мәсьәлә буенча карар кабул итәбез һәм документларны раслыйбыз. Безгә бу сайлау кампаниясендә катнашу бик тә мөһим», - дип белдерде КПРФның Татарстан Республика комитеты беренче секретаре, Татарстан Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов пленум башланганчы «Татар-информ» агентлыгына.

Кандидатураны күрсәткәндә сәяси тәҗрибә, кандидатның яше һәм «республика проблемаларын эчтән белүе» исәпкә алынды, дип аңлатты ул.

Пленумда республика районнарыннан партиядә катнашучылар, җирле бүлекчә секретарьлары җыелды. Шулай ук ТР Юстиция министрлыгы һәм Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре дә чакырылган иде.

«Без Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда катнашырга бурычлы», - дип искәртте Миргалимов тагын бер тапкыр очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Үз чыгышында ул төбәкнең социаль-икътисади куәтен һәм инвестицион яктан җәлеп итүчәнлеген билгеләп үтте. Татарстанда мәгариф һәм медицина системасы алга киткән, нефть сәнәгате, авто- һәм авиатөзелеш предприятиеләре эшли.

«Татарстан Рәисен сайлау катлаулы халыкара вазгыятьтә уза, махсус хәрби операция дәвам итә. Безнең партия Россия Президентының Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье халкына ярдәм итү турындагы карарын актив рәвештә хуплады. Без 2014 елдан бирле реаль ярдәм күрсәтәбез, азык-төлек, су һәм кирәкле әйберләр төялгән фуралар җибәрүдә даими рәвештә катнашабыз», - диде Миргалимов.

Ул кайбер проблемалы мәсьәләләрне дә билгеләде. Бу, аерым алганда, медицина һәм мәгариф өлкәләрендә кадрлар җитмәү, республиканың кайбер районнарында аерым тармакларда хезмәт хакларының һәм пенсияләрнең түбән булуы.

Татарстан Республикасында рәсми рәвештә Рәис вазифасына кандидатлар күрсәтү этабы башланды. Төбәк башлыгын сайлау 2025 елның 14 сентябренә билгеләнгән. Закон нигезендә, анда бары тик сәяси партияләрнең вәкилләре генә катнаша ала - үз-үзеңне тәкъдим итү каралмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot