news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КПРФ фракциясе утырышында 2010 елга ТР бюджеты альтернатив проекты буенча фикер алыштылар
Р.Гайзатуллин сүзләренчә, КПРФ фракциясе әгъзаларының искәрмә-тәкъдимнәре республиканың төп финанс документы өстендә эшләгәндә исәпкә алыначак
Скопировать ссылку
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советында узган КПРФ фракциясенең чираттан тыш утырышында 2010 елга ТР бюджеты альтернатив проекты буенча фикер алыштылар. Утырышта ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин катнашты.
КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов утырышны ачканда финанслар министрының коммунистлар әзерләгән бюджетның альтернатив проекты буенча фикер алышуда катнашуыннан канәгать булуын белдерде. “Бу сәяси тормышны демократизацияләү мәсьәләләренең сыйфатлы дәрәҗәгә күчүен дәлилли, - дип билгеләп үтте ул. - Дөрес, без бюджет параметрларына төрле карашта, әмма уртак фикергә килә алырбыз дип уйлыйм”.
КПРФ фракциясе әгъзасы Валентин Кострин фикер алышу вакытында депутатларның мөмкин булган профицитларны исәпкә алып, бюджет керемнәрен билгеләү буенча фикер алышуда катнашырга теләүләрен белдерде. Радик Гайзатуллин үз чиратында РФ һәм ТР бюджет кодекслары нигезендә Финанслар министрлыгы парламентта фикер алышмыйча гына профицит исәбенә беренче чиратта, тиешле ел бюджетында расланган дефицит статьяларны капларга тиешлеген искә төшереп үтте. Бюджет дефицитын каплаган өстәмә керем булган очракта, аларны билгеләү буенча депутатлар белән фикер алышырга кирәк, дип билгеләп үтте ул.
Гомумән алганда, республиканың финанслар министры бүгенге утырышка уңай бәя бирде. “Конструктив диалог бара”, - дип бәяләде ул очрашу нәтиҗәсен. Р.Гайзатуллин сүзләренчә, КПРФ фракциясе әгъзаларының искәрмә-тәкъдимнәре республиканың төп финанс документы өстендә эшләгәндә исәпкә алыначак, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2