news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КПРФ фракциясе әгъзалары журналистлар белән очрашты

КПРФ фракциясе әгъзалары журналистлар белән очрашты

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе “Мәгариф системасын реформалау. Мәктәпкәчә һәм мәктәп белем оешмалары проблемалары. КПРФ фракциясе фикере” дигән темага пресс-конференция үткәрде. ММЧ вәкилләре белән очрашуда фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Дәүләт Советы депутаты Александр Комисаров һәм Казан шәһәр Думасы депутаты Илья Шакулов катнаштылар.

Мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә укыту хезмәте өчен законсыз түләтүләр белән бәйле проблемаларга карашы турында сөйләп, Хафиз Миргалимов фракциянең декабрь аенда бу темага багышлап түгәрәк өстәл уздырырга әзерләнүен игълан итте. “Мәгариф системасын реформалау юньле нәтиҗә бирмәде, - диде ул. - Әлеге өлкәдә федераль һәм республика дәрәҗәсендә дәүләт программалары эшләп торуга карамастан, бакчаларда урын җитмәү сәбәпле, бик күп гаилә дәүләт тарафыннан сакланмаган һәм якланмаган булып кала. Балалар бакчасына түләү күләменең нигезсез арта баруы, бакчага чиратлар һәм өч яшькә кадәр балаларны түләүсез дарулар белән тәэмин итү юнәлешендәге хәлләр дә безне бик борчый”, - диде ул.

Фракция җитәкчесе дәүләт һәм җәмгыять бергәләшеп бу өлкәдә хәлне уңай якка үзгәртә алыр дигән ышаныч белдерде. “Оппозициядәге партия булсак та, без хакимият белән конструктив эшчәнлек яклы, - диде ул. – Коррупциягә каршы көрәштә без журналистлар ярдәменә дә өмет итәбез”.

Аннары фракция әгъзалары журналистларның сорауларына җавап бирделәр, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100