news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КПРФ депутаты Мавзолейны ябуны һәм Ленин урамы исемен үзгәртүне тыярга тели

КПРФ депутаты Мавзолейны ябуны һәм Ленин урамы исемен үзгәртүне тыярга тели
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Дәүләт Думасының КПРФ партиясеннән депутаты Анжелика Глазкова Федераль Җыенның түбән палатасына Владимир Ленинның истәлеген мәңгеләштерү турында закон проекты кертте. Документ Дәүләт Думасының электрон базасында урнаштырылган.

Закон проекты кабул ителгән очракта Ленин исеме белән аталган урамнарның исемен үзгәртергә ярамаячак. Шулай ук Ленин мавзолеен да ябу тыелачак.

Мондый чаралар Ленин – Советлар союзына нигез салучы, ә Россия Федерациясе – СССРның хокуклы варисы һәм дәвамчысы булу сәбәпле кирәк, дип аңлатыла.

Ленин истәлегенә бәйле объектларга административ-территориаль берәмлекләрне, торак пунктларын, Мәскәүдәге Ленин мавзолеен, һәйкәл, бюст, истәлек тактасы, барельеф, скульптура төркемнәрен, диварлардагы фреска һәм паннолар, урам, мәйдан, скверлар атамалары, космик объектлар, һава, диңгез һәм елга судноларын, транспорт артерияләрен, дәүләт һәм муниципаль предприятие, музей, мәгариф һәм медицина оешмаларын, шулай ук сәясәтче исемендәге яки аның сурәте төшерелгән федераль, региональ дәүләт бүләкләрен кертергә тәкъдим ителә.

«Законның 2нче маддәсендә телгә алынган объектларны юк итү һәм аларның исемнәрен үзгәртү тыела», – диелгән закон проектында.

Югарыда телгә алынган объектларны юк итүгә яисә аларның исемнәрен үзгәртүгә юл куйган физик һәм юридик затларны Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартырга тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot