Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көзнең беренче көнендә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Иртәгә, 1 сентябрьдә, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Төбәктә алмашынучан болытлы һава сакланачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен дә булырга мөмкин. Казанда бераз явым-төшемнәр төнлә генә көтелә.
Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Алдагы көндәге кебек үк, яшенле яңгыр вакытында аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Төнлә республикада һава температурасы 14 градустан 19 градуска кадәр, төбәк башкаласында – 16 градустан 18 градуска кадәр җылы булачак. Көндез һава +22, +27 градуска кадәр (Казанда – +23, +25 градуска кадәр), ә Татарстан көнчыгышында +30 градуска кадәр җылытачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз