news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көзге чакырылышта Татарстаннан 3,5 меңнән артык кеше хәрби хезмәткә җибәреләчәк

Бүген көзге чакырылыш кампаниясе башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстаннан 3,5 меңнән артык кешене хәрби хезмәткә чакыру һәм җибәрү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» белән әңгәмәдә Татарстан хәрби комиссары Юрий Беляев сөйләде.

«Октябрь-декабрь айларында Татарстаннан 3,5 меңнән артык кешене хәрби хезмәткә чакыру һәм җибәрү планлаштырыла. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысына да, язгы чакырылыш вакытындагы кебек үк, һава шартларын исәпкә алып, сезонлы кием комплекты биреләчәк», — дип сөйләде Беляев.

Ул билгеләп үткәнчә, көзге чакырылыш компаниясе хәрби исәпкә алуның бердәм реестрының дәүләт мәгълүмат системасын кулланып үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot