Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә
21 ноябрь көнне чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Сәүдә итү шәһәрнең 14 махсус мәйданчыгында оештырыла.
Һәр шимбә оештырыла торган ярминкәләрдә бүгенгә 709 тонна яшелчә һәм 457,9 тонна ит сатылган, ә гомуми сату күләме 801,1 млн сум тәшкил иткән, дип хәбәр иттеләр Кулланучылар базары комитетында.
Шәһәр халкында иң зур ихтыяҗ бәрәңге һәм яшелчәләргә булган — аларны кышка саклауга салу өчен алганнар. Моннан тыш, шикәр комын да бик теләп сатып алганнар. Казанлылар барлыгы 1458,5 тонна бәрәңге һәм 246,9 тонна сөт продукциясе алган.
Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ярминкәдә халык өчен яшелчәләр, ит ризыклары, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен кирәкле товарларның киң сайланышы әзерләнә. Барлык азык-төлек бәясе ваклап сату бәясенә караганда 10 процентка арзанрак булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз