news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көзге Әдәби марафонда шагыйрә Сания Әхмәтҗанова һәр көнне яңа шигырь язган

Көзге Әдәби марафонда шагыйрә Сания Әхмәтҗанова һәр көнне яңа шигырь язган
Фото: © «Татар-информ», Сания Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан

XXV Халыкара Әдәби марафон тәмамланды. Ул 1-21 октябрь көннәрендә, ягъни 21 көн дәвам итте. Әдәби марафончылар, үзләре сайлап алган әдип һәм шагыйрьләрнең әсәрләрен укып, алардан иң ошаган өзекләрне социаль челтәрдәге аккаунтларында һәр көнне уртаклашып тордылар.

Көзге Әдәби марафонда шагыйрә Сания Әхмәтҗанова да катнашкан. Башка каләмдәшләренең иҗатын таныту белән бергә, ул үзенә 21 көндә 21 шигырь язу максатын куйган. Шагыйрә сүзендә торган: һәр көнне яңа шигырь язып, социаль челтәрдәге сәхифәләрендә уртаклашкан.

«Мин бу ялгыз челленджга үз теләгем белән, иҗади мөмкинлегемне сынап карар өчен алындым. Максатымны чынга ашырдым да. Яңа циклда нигездә гражданлык, табигать, мәхәббәт лирикасы урын алды. Аларның күбесе фәлсәфи, публицистик төргә карый. Аккаунтыма яңа язылучыларны җәлеп иттем, иҗатымны яратучы күптәнге укучыларым белән элемтәбез ныгыды. Алар һәр яңа шигыремә карата фикерләрен белдереп язып тордылар. Әдәби марафонда миңа теләктәшлек күрсәттеләр. Үзем дә һәркайсына җавап биреп барырга тырыштым», – диде «Татар-информ»га Сания Әхмәтҗанова.

Ул Әдәби марафонны гамәлгә куючы «Татнетны үстерү фонды»на, башкаручы директоры Раил Гатауллинга әлеге проектта катнашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт әйтте. Сания Әхмәтҗанованың яңа шигырьләре белән «ВКонтакте»дагы сәхифәләрендә танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100