news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә социаль ипотека программасы буенча 162 фатирлы йорт төзелә

Яшел Үзәннең Паратская-Рогачев урамында күпфатирлы йорт «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты ярдәмендә төзелә. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

9 катлы йорт 162 фатирга (4 подъезд) исәпләнгән, ул Дәүләт торак фондының торак программаларында катнашучылар өчен төзелә.

«Йорт бик матур урында урнашкан. Янәшәдә мәктәп, механика көллияте, «Маяк» спорт базасы, ял итү һәм йөрү өчен урман массивы бар. Бүген объектның техник әзерлеге 35 процент тәшкил итә, эшләр вакытында бара. Янәшәдәге территорияне төзекләндерү вариантларын алдан ук уйлауны сорыйм», – диде Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.

Йортны агымдагы елның 4 кварталында тапшырырга планлаштыралар. Фатирлар чиста, кереп яшәрлек, кирәкле әйберләр белән тулысынча җиһазландырыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot