news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көзен сәяхәт итү өчен иң популяр автобус маршрутларын атадылар

Көзен сәяхәт итү өчен ихтыяҗ иң зур булган автобус маршрутлары билгеләнде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Туту.ру сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Сервис белгечләре билет броньлауга бәйле мәгълүматларны анализлаган һәм сәяхәтләрнең 89 процентка якыны – Россия буйлап, сигез проценты – чит илләргә һәм тагын өч проценты чит ил шәһәрләре арасында оештырылуын ачыклаган. Россия буйлап сәяхәткә алынган билетның уртача чегы бу көздә бер якка – 980, чит илгә 3276 сум тәшкил иткән.

Көзен Мәскәү – Ростов-Дон маршруты (уртача чек – 1929 сум) иң популяр юнәлеш булган. Мәскәүдән Переславль-Залесскийга сәяхәт – исемлектә икенче урында (уртача чек – 540 сум). Мәскәү – Воронеж маршруты – өченче урында (уртача чек – 1276 сум).

Көзен Мәскәүдән иң популяр юнәлешләр егермелегендә бер якка уртача чек бәясе мең сумга якын тәшкил иткән бюджет маршрутлары күп булган. Переславль-Залесскийдан тыш, биредә Рязань (625 сум), Киржач (420 сум), Тула (765 сум), Новомосковск (843 сум), Иваново (1000 сум) юнәлешләрен атап үтәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100