Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көзен россиялеләрне алты көнлек эш атнасы көтә
Россиядә 2025 елның 27 октябреннән 1 ноябрьгә кадәр эш атнасы алты көн дәвам итәчәк. Мәскәү Профсоюзлар Федерациясенең Хезмәт хокукый инспекциясе җитәкчесе урынбасары Валентина Захаренкова «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде.
Эш атнасын озайту зарурлыгы ял көнен күчерү белән бәйле: РФ Хөкүмәтенең 1335нче карары нигезендә, ял көне шимбә, 1 ноябрьдән, дүшәмбе, 3 ноябрьгә күчерелә. Шул рәвешле, алты көнлек эш атнасы өчен хезмәт хакы артмаячак, чөнки 1 ноябрьдә россиялеләргә киләсе атна башында өстәмә ял көне биреләчәк.
Алты көнлек эш атнасыннан соң гражданнарны Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр озын ял көннәре көтә.
Алты көнлек атнасын кыскартырга теләүчеләргә Захаренкова ял алу (түләүле яки үз хисабына) мөмкинлеген карарга киңәш итте. Шул ук вакытта, ялны билгеләнгән графиктан тыш куллану эш бирүче белән килештерүне таләп итә, дип искәртте ул. Эш бирүче, түләнми торганын да кертеп, планнан тыш ял бирүдән баш тартырга хокуклы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз