news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көзен Россия мәктәпләрендә укучының тәртибе өчен билге куя башларга мөмкиннәр

Россия мәктәпләрендә инде яңа уку елыннан ук сынау режимында укучының тәртибе өчен билге куя башларга мөмкиннәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.

Министр бу билгенең киләсе уку елыннан башлап сынау режимында кертелү ихтималын кире какмады. Ул шулай ук хәзерге вакытта министрлыкта бу мәсьәлә буенча фикер алышуларын белдерде. Министрлыкта бу карарны кичектерергә теләмиләр һәм укучының тәртибе өчен куелган билге аларга файдага булсын өчен, моның механизмнарын булдыру юнәлешендә эшләячәкләр.

Элегрәк Сахалин өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисе, Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы әгъзасы Владимир Иконников укучының тәртибе өчен билге куюны мәктәп системасына кире кайтарырга кирәк дигән фикерен белдергән иде. Мондый билгенең критерийларын Россия мәгариф академиясе эшләргә мөмкин. Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына бу мәсьәләне карарга кушты һәм уңай карар кабул ителгән очракта, ул башка бәяләргә тиң булырга тиеш, дип искәртте.

Россия мәгариф академиясе башлыгы Ольга Васильева билгеләп үткәнчә, укучының тәртибе өчен билге кертү мәсьәләсе иҗтимагый консультацияләрдән соң гына каралырга тиеш, әмма элек илдә мондый система булган. 1943 елда «Укучылар өчен кагыйдәләр» кабул ителә, алар мәктәп укучыларының тышкы кыяфәтенә, укуына, укытучылар белән аралашуына, дәресләрдә һәм тәнәфесләрдә үз-үзләрен тотышына карата таләпләрне билгеләгән. Бишле билгесе - «яхшы тәртип», өчле – «җитди тәртип бозган» өчен, ә икеле мәктәптән куу турында фикер алышкан очракта куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100