news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Козак Чаллының «КАМАЗ» юбилеена әзерлеге турында: Шәһәр һәм завод менә дигән хәлдә

Юбилей чаралары - Россиядә һәм чит илләрдә Чаллы автогигантын алга этәрүнең яхшы ысулы, дип саный Россия вице-премьеры.

Козак Чаллының «КАМАЗ» юбилеена әзерлеге турында: Шәһәр һәм завод менә дигән хәлдә
Никитин Егор

(Чаллы, 10 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Кама автозаводлар комплексы юбилеена әзерлек барышында зур эш башкарылды, ә бәйрәм чаралары Чаллы автогиганты продукциясен Россия һәм дөнья базарында таныту өчен яңа этәргеч бирәчәк. Бу хакта Чаллыга сәфәре вакытында Россия вице-премьеры Дмитрий Козак әйтте.

Тантаналарга әзерлек буенча оештыру комитеты киңәшмәсе вакытында ул Кама автозаводлары комплексы юбилее - бөтен ил өчен мөһим вакыйга, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, башкарылган һәм алда торган эшләр күләме зур.

«Ләкин бүген мин шәһәрдә һәм заводта күргәннәрем өмет уята. Алар бик яхшы, бәйрәмчә халәттә тора. Завод технологик үсеш ала, җитештерүне модернизацияли һәм яңа модельләр чыгара. КАМАЗ дәүләт белән хезмәттәшлектә шактый зур үсеш ала», - диде Дмитрий Козак.

Ул билгеләп үткәнчә, бәйрәм чаралары турында Россиядә генә түгел, бөтен дөнья буенча хәбәр итәргә кирәк.

«Бу горурлык билгесе генә түгел, продукцияне алга этәрүнең яхшы ысулы да», — диде Россия вице-премьеры.

Ахырда Дмитрий Козак Автоградны юбилей датасына әзерләүне ахырына кадәр җиткерергә кушты. Аның сүзләренә караганда, төп көч уңайлы шәһәр мохитен булдыруга, шулай ук шәһәр милкен инвентаризацияләүгә юнәлдерелергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100