news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кояшта тәүлек эчендә икенче тапкыр көчле кабыну күзәтелгән

Кояшта соңгы тәүлектә икенче тапкыр M2.1 дәрәҗәсендәге көчле кабыну теркәлгән. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты кояш астрономиясе лабораториясе белгечләре үзләренең Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Кояшның 4168 актив өлкәсендә Мәскәү вакыты белән 07.57 сәгатьтә M классындагы икенче кабыну күзәтелде (көчле; якынча балл – M2.1). M2.9 дәрәҗәсендәге алдагы вакыйга кичә шул ук актив үзәктә Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә булды», - диелә хәбәрдә.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, кояшның мондый дәрәҗәдәге активлыгы июль һәм август өчен сизелерлек булды, әмма аның масштаблы үсеше турында сөйләргә иртәрәк әле. Барлык кабынулар да кояш өслегендәге бер компактлы төбәк чикләрендә бара һәм әлегә интенсивлыгы буенча чикләнгән.

«Шартлау үзәгенең җиргә капма-каршы урнашуына да карамастан, хәзерге вакытта әлеге вакыйгаларның планетаның магнит кырына, шулай ук космик аппаратларның радиацион эш шартларына йогынты ясау билгеләре күзәтелми», – дип ачыклык керттеләр Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot