news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Кояшлы» тернәкләндерү үзәгенә «Гаилә остаханәсе» проекты өчен яңа җиһазлар сатып алынды

Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәме белән «Гаилә остаханәсе» проекты өчен заманча җиһазлар сатып алынды. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект карамагында хәзер өч туку станогы, тегү-чигү машинкалары, тукучылык өчен җеп, макраме өчен җепләр, уникаль интерьер предметлары булдыру өчен ротанг һәм агач буенча яндыргычлар бар.

Проектта катнашучы гаиләләр тегү-чигү осталыгы нигезләрен, материал кисү техникасын һәм туку станогы белән эшләүне үзләштерә башладылар.

Әлеге проект иҗади күнекмәләрне үстерү мөмкинлеге генә биреп калмый, ә гаиләләрнең берләшүенә дә ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot