news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Кояш төшмәгән җирдә»

«Кояш төшмәгән җирдә»

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында танылган рус язучысы М.Горькийның «На дне» пьесасы тәрҗемәсе буенча «Кояш төшмәгән җирдә» спектакленең премьерасы булып үтте.

Спектакль камера спектакле итеп эшләнгәнлектән, аны барлыгы 120 тамашачы карый алды. Бу исә, тамашачыга әсәрне якыннанрак тою мөмкинлеге бирде.

Премьерада Татарстанның атказанган артистлары Наил Шәйхетдинов, Зөфәр Харисов, Тимер Зиннуров, Нуретдин Нәҗмиев, Татарстанның атказанган артистлары Илгизәр Хәсәнов, Җәмилә Әсфәндиярова һ.б. катнашты.

Премьера зур уңыш белән барганлыктан һәм тамашачы тарафыннан яратып кабул ителгәнлектән, әлеге спектакль киләчәктә дә театр сәхнәсен бизәр дигән өмет бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot