news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ковидтан вакцинацияләү турында ялган сертификат өчен җаваплылык турында искәртәләр

Ялган сертификат өчен ике елга рәшәткә артына эләгү ихтималы зур, ә менә мондый документны сатып алган һәм саклаган кеше бер елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, сертификат ясаган өчен җинаять эше ялган белешмәләр ясаучы вазифаи затларга да, әлеге сертификатларны сатып алучыларга да яный.

Әйтик, ялган сертификат өчен ике елга рәшәткә артына эләгү ихтималы зур, ә менә мондый документны сатып алган һәм саклаган кеше бер елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

«Әгәр ялган белешмә иясе инфекция чыганагы булса, аны санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен җәза көтә. Бу зур штраф яки төзәтү эшләре була. Ә үлемгә китергән очракта, хокук бозучыга биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный», — дип аңлаттылар министрлык матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot